«Их, шул зарарлы гадәтләрне, алар белән бәйләнешмәгез» (6+)

Билгеле булганча, һәр кешенең төрле гадәтләре бар. Алар аңа йә файда китерә, йә зыян. 16 нчы санлы китапханәнең 20 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен уздырган «Их, шул зарарлы гадәтләрне, алар белән бәйләнешмәгез» дигән файдалы мәгълүматлар сәгате нәкъ менә шул темага багышланды. 

Привычки..
20221020_133418
20221020_132205
20221020_133542 (1)
20221020_132241
20221020_134328

Очрашу вакытында балалар нәрсә ул гадәт, кайсы гадәтләр файдалы, ә кайсылары сәламәт булырга комачау итүе турында белде. «Сәламәтлек өчен зарарлы» презентациясе белән үрелеп баручы әңгәмә вакытында балалар зарарлы гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер йөртте, кешене тасвирлау буенча анда булган зарарлы гадәтләрне атадылар. Аноним сорау-җавап вакытында анда катнашучылар үзләрендә файдалы гадәтләрнең зарарлыга караганда күбрәк булуына инанды, һәм чара дәвамында алар сәламәт тормыш рәвеше турында файдалы һәм әһәмиятле бик күп мәгълүмат алды. Чараны тәмамлап, китапханәче китапханәдә булган әлеге темага кагылышлы әдәбият белән таныштырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: